7 апрель көнне Енабердино Мәдәният йортында Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Балалар күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар. Күңелле стартлар үткәрелде, кыршау әйләнделәр. Балалар сикерүдә, җитезлектә һәм зирәклектә үз осталыкларын күрсәттеләр.