Район башлыгы Валерий Чершинцев һәм район имам-мөхтәсибе Ирек Нуриев ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII съездында катнашалар

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII съезды эшли башлады.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов катнаша.

Шулай ук съездда Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев һәм Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек Нуриев катнашты.

Съездның көн тәртибендә Татарстан мөфтие һәм Татарстанның баш казые, шулай ук ТР мөфтиенең беренче урынбасарын сайлау булды. Мөфти эшчәнлегенең нәтиҗәләре турындагы доклад белән ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясаячак.

Шулай ук съездда ТР Диния нәзарәте казанышлары күргәзмәсе дә тәкъдим ителгән. Экспозиция «ӘМАНӘТ» концепциясе кысаларында төзелгән («әманәт» — җаваплы саклауга ышанып тапшырылган) һәм кунакларны бу сүзне тәшкил итүче перспективалы хәрефләр белән каршы ала. Һәрбер хәреф ТР Диния нәзарәте эшчәнлегенең бер юнәлешен ача: Коръән уку, ислам мәгарифен һәм фәнен үстерү, татар дини мирасын өйрәнү, имамнарның бурычлары, әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, татар-мөселман традицияләрен һәм татар телен саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International