Менделеевск районында чәчү эшләренә керештеләр.
Район игенчеләреннән беренче булып "Кама" колхозы" ҖЧҖ кырларга чыкты. Авыл хуҗалыгы формированиесе күпьеллык үләннәрне тырмалап тора, 2 агрегат эшли.
Шушы көннәрдә уҗым культураларын тукландыру башланачак.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин хәбәр иткәнчә, бөртекле сабан культураларын 13120 гектар мәйданда чәчү планлаштырыла. Районның гомуми чәчү мәйданы 24548.