Пенсия күләме турындагы белешмәне Дәүләт хезмәтләре порталы аша алырга мөмкин

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Пенсия күләме турындагы белешмәне хәзер шәхси кабинетта ПФР сайтында гына түгел, ә Дәүләт хезмәтләре порталы аша да алырга мөмкин.

Хәзер портал кулланучылары онлайн режимда күләме (детализация белән) һәм пенсия рәвеше турында, шулай ук ПФР линиясе буенча билгеләнгән башка социаль түләүләр турында белешмә алырга мөмкин.

Белешмәдә шулай ук пенсия күләмен исәпләгәндә стажның нинди чорлары исәпкә алынуы турында да мәгълүмат табарга була (әгәр сүз иминият пенсиясе турында барса). Белешмә РПФ ХҮнең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланган.

Шулай итеп, гражданнарга әлеге белешмәне алу өчен Россия Пенсия фондына шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәкми - Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән булу да җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International