Менделеевск шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге конкурсларда уңышларга ирешүләрен дәвам итәләр. 11 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда «Россиянең киләчәге» Бөтенроссия конкурсына чыгу булды. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары түбәндәге номинацияләрдә катнаштылар: вокал һәм хореография.