Яшә, газиз Җирем!

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Бәзәкә китапханәсендә  “Яшә, газиз Җирем!” дип исемләнгән файдалы киңәшләр сәгате Экологик белемнәр көне уңаеннан уздырылды. 6-8 сыйныф укучылары катнашында узган чарада китапханәче Ф.Башарова презентация аша Җир планетасын пычратучы факторлар белән таныштырып китте, һәм аларны булдырмау һәркемнең хәленнән килүен аңлатты. Моның өчен табигатьне яратырга, аның байлыкларын  сакларга(үсемлекләр, хайваннар бөҗәкләр һ.б барысы да үзара тыгыз бәйләнештә) , агачлар утыртырга, үзеңнән соң янган учак, чүп-чар калдырмаска, чиста суны экономияли белергә кирәк. Табигатьне саклап без кеше тормышын  саклыйбыз бит. Чара соңында алган мәгълүматны ныгыту өчен укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, “Мәкальне дөрес яз” дигән биремне үтәделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International