Чараны Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышладылар. Бәйрәмдә җиде милләт вәкиле катнашты: татарлар, руслар, керәшеннәр, удмуртлар, марилар, әрмәннәр, даргынчылар. Алар үз халкының тарихы турында сөйләделәр, милли биюләр, җырлар башкардылар, туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, киемнәр күрсәттеләр, милли ризыклар тәкъдим иттеләр. Алар белән сыйлап кына калмадылар, аларның барлыкка килү тарихы, әзерләнү рецептлары белән уртаклаштылар.