Быел балалар китапханәсенә 85 яшь тула. Бу вакыйга уңаеннан С.Гассар исемендәге Мәдәният йортының концертлар залында “Тылсымлы илгә сәяхәт” дигән театральләштерелгән тамаша узды. Чара театрның җитәкчесе Ирина Александровна Марготновага һәм аның тәрбияләнүчеләренә (Радмир Григорьев, Сабина Казакова, Алмаз Гыйззәтуллин, Алиса Ануфриева, София Мухамаева, Артём Килеев, Ясминә Субаева, Алия һәм Алинә Рәхмәтуллина) әзерләнгән иде.