"Кулланучылар хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе законының 4.1 маддәсенең 1 апреленнән үз көченә керүгә бәйле рәвештә Роспотребнадзор кулланучыларның игътибарын кайбер электрон җайланмаларның хәзер алдан билгеләнгән Россия программалары белән сатылырга тиешлегенә юнәлтә. Әгәр сатып алучы нинди дә булса сәбәпләр аркасында мондый программа белән тәэмин ителешнең билгеләнмәгән булуын ачыклаган икән - мондый товар сыйфатсыз дип таныла, ә кулланучы товарны алыштыру, җитешсезлекләрне бетерү яки сатып алу өчен акча кайтару турындагы таләпләрне белдерергә хокуклы.