Чернобыль афәте кабатланмасын

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Песәй мәдәният йортында “Чернобыль афәте кабатланмасын”дигән темага китапханә белән берлектә мәгълүмати сәгать үткәрелде. Балаларга әлеге трагедия турында видеоязма күрсәтелде. Китапханәче Розалия Яраханова шул вакыйганың тере шахиты булган авылдашыбыз Рафаэль абый Самигуллин хакында сөйләп узды. Мондый афәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын дигән теләктә очрашуга нокта куйдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International