24 апрель көнне Песәй авыл китапханәсе «китап - йолдызларга юл» девизы астында уза торган "Библиотөн 2021"Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Песәй авыл китапханәсендә яшүсмерләр һәм яшьләр өчен "Космоска юл"дип исемләнгән танып-белү библиоинформация үткәрелде. Балалар Россия космосының тарихы, Җир планетасының беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин тормышы турында кызыклы фактлар белделәр. Бик теләп катнаштылар һәм " Ә сез беләсезме?соңыннан балалар космик табышмаклар чиштеләр. Чара космик дискотека белән тәмамланды.