Очрашуда үзләрен борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
23 апрель көнне Яшел урамы буенча 10 - нчы номерлы йорт ишегалдында «Безнең ишегалды»программасы буенча ишегалды территориясен төзекләндерү буенча фикер алышу өчен халык җыены узды.
Программа буенча юл киңәйтеләчәк, парковка урыннары оештырылачак, тротуарлар, шулай ук келәм чистарту өчен ике мәйданчык төзеләчәк.
Йортларда яшәүчеләр белән очрашуда проектлаучылар, төзүчеләр һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар үзләрен борчыган сорауларга җавап бирделәр, төзекләндерү схемасы турында фикер алыштылар.
Чыганак: Менделеевск яңалыклары.