Бөек халыкның-бөек шагыйре

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Табигать яшәргән, яңарган вакытта без сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез.Татар булган һәр җирдә Тукай рухы хөкем сөргән, халкыбыз шигъри  хәтерен барлаган көннәр бу. 26 нчы апрельдә Камай авылы мәктәбендә китапханә һәм мәктәп белән берлектә  “Бөек халыкның-бөек шагыйре“ исемле тематик кичә уздырылды.

Китапханәче Г.Галимуллина балаларны Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен  сәхнәләштереп күрсәттеләр. Г.Тукайның иҗат җимешләре вакыт сынауларын үтеп укучыларны бүген дә үзенә җәлеп итә. Аның шигырьләре халык күңелендә озак яшәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International