Без Тукайны укыйбыз

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

26 апрельдә әдәбиятыбызның йөзеккашы, шагыйрь Г.Тукайның тууына 135 ел тулды. Бәзәкә балалар бакчасында аның иҗатына багышланган "Без Тукайны укыйбыз" исемле әдәби уен үткәрелде.

Чарада кечкенәләр Тукайның тормыш юлы белән танышып үттеләр, шигырьләре буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр, әкиятләре төшерелгән рәсемнәрне җыйдылар һәм әлбәттә китаплары белән таныштылар. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International