Акция традиция буенча 9 майга багышланган.
Менделеевск ветераннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү көненә бүләкләр алачак.
Быел Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен 6 азык-төлек җыелмасы әзерләнгән. Шулай ук тыл хезмәтчәннәре район башлыгы исеменнән 117 азык-төлек җыелмасы алачак.
- Ветераннар көннән-көн кими бара. Безнең районда Бөек Ватан сугышының 4 катнашучысы һәм 2 тоткын гына калды. Аларга аерым игътибар һәм ярдәм күрсәтелсен иде, - диде район башлыгы Валерий Чершинцев.
Чыганак: Менделеевск яңалыклары.