27 апрельдә Үзәк китапханә “Саулык” социаль ярдәм үзәгендә “Җиңү җырлары” дигән музыкаль-танып белү программасы уздырды.
Чара барышында катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында язылган танылган җырларның авторлары һәм композиторлары турында белеп кенә калмадылар, аларны әзерләнгән музыкаль видеоозату астында да җырлый алдылар. Реабилитантлар үзләренең якыннарының сугыш еллары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Ә «Җиңү көне» җырын басып хор белән башкардылар.
Регионара онлайн-фотомарафон кысаларында «Платок - ETNOстиль» катнашучыларны бүләкләү булды.