"Безнең ишегалды" программасы буенча халык белән очрашулар дәвам итә

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Очрашуда район башлыгы Валерий Чершинцев, “Менделеевск муниципаль районының инвестицион һәм инфраструктур үсеш идарәсе” МАУ башлыгы Артур Захарян, “Нептун” идарәче компаниясе директоры Руслан Сәйфуллин, ММР Советы аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров, шәһәр хуҗалыгы буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Метальников, шулай ук йорт һәм йортта яшәүчеләр катнашты. «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елда юлларны киңәйтү, тротуарны төзекләндерү, машина кую урыннарын урнаштыру, яктыртуның яңа терәкләре, уен элементлары, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру планлаштырыла. Очрашу нәтиҗәләре буенча Химиклар урамындагы йортта яшәүчеләр тарафыннан схема кабул ителде һәм расланды. Бурмистров урамы, 15 йорт хуҗалары арасында әлеге программаны уздыру кирәклеге турында сораштыру үткәрергә карар кылынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International