Бүген, 28 апрельдә, Менделеевскида Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә алкоголь базарындагы хәлләрне җайга салу буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Икътисад, Сәнәгать һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге, Менделеевск районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина Менделеевск районында 2021 елның 1 кварталында хәмер базарының торышы турында сөйләде.
31.03.2002 ел торышына Менделеевск муниципаль районында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча 57 сәүдә объекты (23 оешма), шәһәрдә -33, авылда - 24 сәүдә объекты эшчәнлек алып барган.
Иван Егоров-Татарстан Республикасы Менделеевск районы полиция башлыгы 2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Менделеевск районы территориясендә легаль булмаган хәмер продукциясен сатуны ачыклау һәм булдырмау буенча үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирде.
"Ак Кремль" заводы җитештергән продукция турында Альбина Коннова сөйләде – «Алкоторг» ҖЧҖнең сыра департаменты супервайзеры ("Ак Кремль" заводы)»)
Ахырда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнары буенча территориаль бүлегенең баш белгеч – эксперты Ирина Вахонина яңа коронавирус йогышын профилактикалау һәм вакцинация таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Киңәшмәдә шулай ук авыл торак пунктларын лицензияле сәүдә объектлары белән тәэмин итү, районның сәүдә объектларына алкогольле продукция һәм сыра белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Утырышта Менделеевск районында алкоголь базарында булган проблемалы мәсьәләләрне һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юлларын билгеләделәр.