Монай авыл җирлегендә Пасха бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде.
2 май көнне дә мәдәният йорты мәйданында халык күп иде, күңелле һәм матур булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре килгән кунаклар өчен Пасханың төп символы - буялган йомыркалар белән традицион уеннар оештырдылар. Соңыннан барысы да җиңүче булып, призлар алып һәм күтәренке кәеф белән китте.