7 май көнне Сәйтәк, Татар Текәше һәм Мари Текәше (Бәзәкә авыл җирлекләрендә) Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митинглар узды.
Чараларның мәртәбәле кунаклары Менделеевск шәһәренең Туган якны өйрәнү музее директоры Макаров һәм Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Кәшәфетдинов Э.И. булдылар. Һәр торак пунктта митингны оештыручылар тематик иҗади номерлар әзерләделәр, бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Сәйтәк авылында һәм Мари Тәкәше авылында кунакларны солдат боткасы белән сыйладылар.