Кокшан авылында Митинг

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

8 май көнне Кокшан авылында һәйкәл янында митинг узды.

Авыл халкын Җиңү көне белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Игоревна Ямалеева да килгән иде. Җирле үзидарә башлыгы да җирле халыкны җылы котлады, балалар шигырьләр сөйләделәр, "Катюша"җырын бергәләп башкардылар. Венок куйганнан соң, һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Митинг тәмамлангач, барысын да тушенка белән солдат боткасы һәм самовардан чәй көтә иде.Эзтабарлар белән берлектә сугыш кырларында табылган хәрби табылдыклар күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International