Менделеевлылар бөтен ил белән кайгы уртаклашалар. Район башлыгы Валерий Чершинцев, предприятие җитәкчеләре, битараф булмаган кешеләр Казанда һәлак булганнарны искә алу мемориалына чәчәкләр, йомшак уенчыклар һәм шәмнәр куйдылар. Фаҗига бер генә кешене дә битараф калдырмады. Исегезгә төшерәбез, 11 майда Казанда фаҗига булды. 19 яшьлек егет
175 нче гимназия укытучыларына һәм укучыларына ата. 7 бала һәм ике укытучы һәлак булган, 23 кеше хастаханәгә озатылган.