Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм! Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Рамазан ае бездә тыйнаклык тәрбияли, барыбызны да тынычлыкка өнди, үз-үзеңне камилләштерергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Районның башка дин вәкилләре белән татулыкта яшәүче мөселманнары киләчәктә дә рухи-мәдәни яңарыш барышында дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуда актив роль уйнар дип ышанам.
Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне тагын да ныгытсын, күңелләребезгә шатлык, изгелек һәм мәхәббәт иңдерсен! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!