12 майда Менделеевскида район ифтары булып узды. Чарада район башлыгы Валерий Чершинцев катнашты. Алар башланыр алдыннан Казанда атыш вакытында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм алар өчен дога кылдылар. Җыелганнарга район башлыгы Валерий Чершинцев һәм район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев мөрәҗәгать итте. Аннан соң коръән, вәгазь уку башланды. Кояш баегач, күмәк намаз да башланды.