“Кызлар-йолдызлар: Девушки-звездочки”

2021 елның 14 мае, җомга

#библиотекиМенделеевска
#ЦБСМенделеевск
#Старогришкинскаясельскаябиблиотека
#культураменделеевск
#увойнынеженскоелицо

Иске Гришкин авылы китапханәсендә очучы Советлар Союзы Герое Ольга Александровна  Санфирова истәлегенә “Кызлар-йолдызлар: Девушки-звездочки” исемле батырлык сәгате үттте. 

Укучылар очучы Ольга Санфированың Ватанга тугрылыгы, полкташ иптәшләре турында белделәр. Лачын-кызларның батырлыгын зур горурлык хисе белән искә алдылар. Кызыл йолдызлы 46 нчы Тамань гвардиясе төнге бомбардировщик хатын-кызлар полкының 23 кызына Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Алар арасында эскадрилья командиры, керәшен кызы Ольга Санфирова (1917-1944) да бар. Иптәшләре Ольганы үз итеп Ләйлә дип йөрткәннәр. 1941 елда ул ВЛКСМ ның Үзәк комитеты чакыруына кушылып, үзе теләп фронтка китә. Гади очучыдан эскадрилья командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Кызыл Йолдыз, Александр Невский, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. 1945 елның 23 февралендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

“...Бер үк вакытта бу шаһинә кыз чак кына кырысланган., җитдиләнгән дә кебек. Билен кысып торган өр-яңа сары каешы, петлицасындагы лейтенант кубиклары, ашыкмыйча, һәр сүзен үлчәп сөйләве, сине игътибар белән тыңлаганда күзләрен кыса төшеп текәлеп караулары шуның билгесе түгелмени?! Ләйлә шат, Ләйлә үзенең хәрби тормышыннан, зур сынаулар, борчулар аша үткәнгәдер, күрәсең, бик канәгать иде бүген. Куш менә хәзер: син Берлинга очарга тиеш дип, ул минуты белән очып китәр, кирәксә, чәчәктәй гомерен дә кызганмас...Ләйлә шундый иде әлеге очрашу вакытында. Ул мәңгегә шундый булып калды да... #ШамильРакиповКызларЙолдызлар

Уйный күктә төнге аҗаганнар,

Яшен булып тама яшьләре.

Әллә күктән төнге фәрештәләр

Онытмаска кушып дәшәме?

Соңгы йолдыз сүнгәч моңсулана

Туган якның тыныч таңнары.

Гүя безнең кызлар-лачыннарның

Йолдызларга күчкән җаннары.

Кешеләр дә сүнә, йолдызлар да...

Хәтер генә җирдә мәңгелек.

Йолдызларның хәлен аңлар өчен,

Йолдыз булып кара иң элек.#СанияӘхмәтҗановаТөнгефәрештәләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International