Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Киңәшмә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турында фикер алышудан башланды, РҮХ штат режимында эшли.
Авыл хуҗалыгы буенча: планлаштырылган мәйданнарның 87% ында чәчелгән, бер сыердан савым 14,6 кг тәшкил итә.
Шулай ук Сабантуйга әзерлек, 17 майдан 20 майга кадәр кайнар суны планлы рәвештә сүндереп тору, һава шартлары белән бәйле янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.