22 май көнне Енабердино Мәдәният йортында балалар белән шахмат турниры үткәрелде. Шахмат-ул борынгы уен, ул иске һәм яшьләрне дә берләштерә ала. Менә безнең мәдәният йортында да яшьләр арасында шахмат турниры оештырылды. Һәркемнең кәефе күтәренке иде.Ярыш дустанә атмосферада узды, балалар аралаштылар, шаярттылар һәм уртак уеннан ләззәт алдылар. Барысы да уенда катнашкан өчен грамоталар һәм татлы призлар алдылар.