Соңгы кыңгырау бәйрәме

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Быел мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме иртәрәк уздырылды. Ләкин бу бәйрәмнең ямен берни дә үзгәртә алмыйдыр, мөгаен. Песәй авылында да бәйрәм бик күңелле узды. Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан кояш та көнләшкәндер бүген. Алар шундый матурлар, йөзләре балкып тора. Бәйрәм тантанасында катнашучылар балаларга изге фатихасын юллады. Җавап йөзеннән укучылар остазларына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен шигырь һәм җырлардан торган матур чыгышлары аша җиткерделәр. Ә без исә изге юллар, хыялларының чынга ашуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International