“Чишмә – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе”

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Тойма китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә “Чишмә – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе” дип исемләнгән өмә оештырдылар.

Авыл халкы чишмә буенда чүпләр утады, печәнен чапты, улагын чистартты. Өмәдә катнашучылар ял иткәндә чишмә җырын тыңлап, җаннарын сафландырдылар; тирә-якка күз ташлап, кабатланмас табигать матурлыгы белән хозурландылар; шифалы һәм татлы суын эчеп, тәннәренә сихәт алдылар.Табигатьне саклау – безнең изге бурычыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International