Валерий Чершинцев гражданнарны кабул итте

2021 елның 25 мае, сишәмбе

25 майда район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.

Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. 

Чираттагы кабул итү барышында фатирны милек итеп рәсмиләштерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән ханымның мөрәҗәгате каралды.

Юрист һәм торак сәясәте буенча бүлек башлыгы тарафыннан сорау эшкә алынды.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү атнаның һәр сишәмбесендә 14:00 сәгатьтә уза. Сораулар (85549) 2-79-19 телефоны буенча кабул ителә, адрес: Менделеевск шәһәре, Фомин ур., 7 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International