Әлфия Когогина: федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар Төбәкләрне үстерү бурычларын хәл итүгә юнәлдереләчәк

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта Бюджет кодексына Россия Федерациясе төбәкләренең бурыч йөкләмәсен җиңеләйтү өлешендә Федераль Җыенга Юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк төзәтмәләрне кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасын тормышка ашыру максатларында Бюджет кодексына инфраструктур проектларны гамәлгә ашыруга бюджет кредитларының яңа төрен кертү тәкъдим ителә. Моның өчен 500 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу, әлбәттә, төбәкләрнең хәлләрендә яхшы чагылыш табачак".

"Закон проекты шулай ук төбәкләр тарафыннан элегрәк җәлеп ителгән бюджет кредитларын реструктуризацияләү тәртибен билгели, бу быел гына да 217 млрд.сумнан артык акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу акчаларны кире кайтару урынына төбәкләр аларны мөһим инфраструктур мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерәчәк", - дип өстәде парламентарий.

Шулай ук, закон проекты белән, агымдагы елның 1 октябреннән 15 сентябренә кадәр федераль бюджет проектын Дәүләт Думасына кертүнең иң чик вакытын күчерергә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, Дәүләт Думасы тарафыннан федераль бюджет турындагы Федераль законга үзгәрешләр кертү вакытын 25 көннән 30 көнгә кадәр арттыру тәкъдим ителә.

Моннан тыш, документ белән идарә итүчеләр тарафыннан Россия Федерациясе Хисап палатасына еллык хисап бирү вакыты 15 көнгә – агымдагы финанс елының 1 апреленнән 15 мартына кадәр кыскара. Шулай ук Хисап палатасы тарафыннан Дәүләт Думасына һәм хөкүмәткә федераль бюджет үтәлеше турында еллык хисапка бәяләмә әзерләү һәм бирү вакыты 15 көнгә кадәр кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International