Юрий Александрович Фомин Казанда яши, әмма кече ватанына ел саен килергә тырыша. Музейга ул Владимир Нуретдинов белән килде. Алар икесе дә фронтовикларның балалары – Александр Фомин, Салих Нуретдиновның балалары. Кунаклар хәрби дан залында булдылар, анда яшьләргә патриотик тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.