Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова 7 нче “Алтын балык” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Вәсилә Нуриева белән берлектә, “Дуслык белән көчлебез” дигән фольклор сәгате үткәрделәр.
Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылды. Китапханәче сабыйларга дуслык төшенчәсен аңлатты, тату яшәү серләренә төшендерде, Татарстан Республикасында төрле милләт вәкилләренең бер-берсен аңлап яшәве турында сөйләде. Татар, рус, мари, удмурт, чуваш милли киемнәрен кигән сабыйлар “Түбәтәй” уены уйнап, төрле халыкларның бию хәрәкәтләрен күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)