Табигатькә сәяхәт

2021 елның 28 мае, җомга

Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган ае. Май ае җиткән, димәк дару үләннәрен җыяр чак җиткән. Тирә-юнебезгә игьтибар белән карасаң, безне үләннәр дәрьясы чорнап алган. Шифалы үләннәрне җыеп калу максатыннан, Камай авылы китапханәсендә эшләп килүче “Диләфрүз” түгәрәгенә йөрүчеләр белән табигатькә экскурсия оештырылды.

Һәр үләннең дәвалау үзлекләрен искә төшереп, тузганак чәчәге, кычыткан, үги ана яфрагы, бака яфрагы үләннәрен җыйдык. Гади генә булган үләннәр дә безгә файдалы була икән,тик аларны вакытында җыеп киптереп дөрес итеп кулланырга кирәк дигән фикергә килдек.Саф һавада бергәләп сәяхәт итү күңелләрне күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International