Ижевка авыл китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шәйхетдинова З.Ф.) - “А.Невский - рус җире улы” дигән тарихи сәгать үтте. Ул урта гасыр полководецы, Киев Русе кенәзе Александр Невскийның 800 еллыгына багышланды. Сигез гасыр дәвамында рус кешеләре Александр Невский батырлыкларын хәтерли һәм искә ала. Аның исеме безнең көннәрдә дә онытылмады.