Район башлыгы Валерий Чершинцевның Халыкара балаларны яклау көне белән котлавы

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Нәни райондашларыбызны һәм аларның әти-әниләрен Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!

Бу игелекле һәм дулкынландыргыч бәйрәм һәр бала турында кайгыртучанлык белән сугарылган, һәм безгә, өлкәннәргә, балаларның безнең мәхәббәткә, игътибарга, даими яклауга мохтаҗлыгын искә төшерә.

Һәрберебез өчен бала - яшәешнең дәвамы һәм мәгънәсе, яктылык һәм өмет, киләчәгебезне гәүдәләндерү. Балаларга иң яхшысын бирү, аларны бәла-казалардан саклау, бәхетле итү - безнең һәрберебезнең изге бурычы.

Менделеевск районында сәләтле балалар бик күп: музыкантлар, спорт ярышларында, төрле фән олимпиадаларында, конкурсларда, фестивальләрдә җиңүчеләр. Аларның күбесе, яшь булуларына карамастан, район данын республика һәм бөтенрәсәй бәйгеләрендә уңышлы яклыйлар.

Бу бәйрәм көнендә әти-әниләргә, әби-бабайларга, педагогларга, безнең балаларга һәм оныкларга җаны-тәне белән үз көчләрен биргән, аларны аңлаган һәм яхшылыкка әйдәгән һәркемгә аеруча рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Киләсе җәй балаларга яхшы яллар, кызыклы очрашулар алып килсен, теләкләре чынга ашсын. Яхшы гаилә мөнәсәбәтләре, кайгыртучан ата-аналар, игелекле балалар булуын телим! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International