Үз һөнәребездә без очраклы кешеләр түгел

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Гассар исемендәге мәдәният сараенда Үзәк һәм Балалар китапханәсенең 85 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бу бәйрәм барлык хезмәткәрләрне - юбилярларны, коллегаларын, дусларын, китап укучыларны, кунакларны җыйды. Оештыручылар китапханәләрнең барлыкка килү тарихын, чыганак башында торучыларны искә төшерделәр, ирешелгән уңышлары турында сөйләделәр. Аеруча рәхмәт сүзләре китапханә эше ветераннары: А.Р. Попова, Р.А. Галиева, Н.И. Симулина, И.А. Вахонина, В.И. Митрошина адресына яңгырады.

Район хакимияте башлыгы һәм мәдәният идарәсе начальнигы исеменнән котлау сүзе белән Менделеевск муниципаль районының ҮКС директоры Р.С. Фәрхетдинова чыгыш ясады. «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбле, «Аккорд» вокаль төркеме солистлары, "Ля-ля-фа" балалар вокаль-эстрада солистлары һәм аларның җитәкчесе Лира Улько музыкаль һәм бию номерлары белән котлап чыгыш ясадылар. Татар җырлары темасына автор һәм попурри җырларын Радик Ахунҗанов һәм Данияр Кәбиров башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International