"Минем гаиләм" иҗади дәресе

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Яңабирде авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, 28 май көнне "Минем гаиләм " дип исемләнгән иҗади дәрес үткәрде. Чара Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. 

Балаларны удмуртларның кайбер гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Гаилә турында җырлар һәм шигырьләр тыңладылар. Балалар бик теләп өйдә үз гаиләсе турында хикәя һәм презентация әзерләделәр. Гаиләләрнең мавыгулары, төрле бәйрәмнәрне ничек үткәрүләре турында сөйләделәр. Менә, мәсәлән, Варя Васильева, гаиләдә яратып уйный торган «Сукыр така» ("Сукыр тәкә") удмурт уены, ә Антон Карпов аларның Бөек Пасха бәйрәменә ничек әзерләнүләре турында сөйләде. Балалардан гаиләдә нинди ризыклар әзерләнүе турында белделәр. Аларның әти-әниләрен, гаиләсен яратулары күренеп тора иде. Ефимов Гриша, Григорьева Арина, Семенов Сева бик яхшы презентацияләр әзерләгәннәр. Һәр бала бу чарага иҗади якын килде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International