Эшлекле сишәмбе

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген хакимиятнең актлар залында район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә Менделеевск муниципаль районы предприятиеләре, учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.

Оператив хәл

Шәһәрдәге һәм райондагы оператив хәлләр турында полиция начальнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Иван Егоров сөйләде. Аның әйтүенчә, атна эчендә 111 хәбәр килгән һәм зыян күрүчеләрдән башка 8 юл-транспорт һәлакәте булган.

Совет һәм Башкарма комитетның эш нәтиҗәләре

Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе периодка планлаштырылган чаралар турында ММР Советы Аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров сөйләде. 13 июнь көнне сәгать 11 дә Сабантуй бәйрәме була. Барыгызны да чакырабыз!

1 нче гимназия эшчәнлеге нәтиҗәләре

Виктор Евдокимов - 1 нче гимназия директоры - Менделеевск муниципаль районының «1 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2019-2020 нче уку елы өчен эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

"Авыл яшьләре"

"Авыл яшьләре" спорт уеннарын үткәрү турында МР Башкарма комитетының «Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе» муниципаль казна учреждениесе начальнигы Рашат Фәизов сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International