31 май көнне Менделеев районы китапханәчеләрен ТР Милли китапханәсендә хезмәт куючы коллегалары җылы каршы алды. Милли китапханә тар тарихи урыннан «Казан» милли-мәдәни үзәгендә формалашкан иркен биналарга күчте.
Кызыклы экскурсия укучылар өчен күптән түгел генә ишекләрен ачкан Татарстан Республикасының төп китапханәсен күрү мөмкинлеге бирде. Якты һәм ачык, иркен, җыйнак итеп яңа китаплар урнаштырылган кечкенә стеллажлар куелган уңайлы уку заллары, китапларны саклау урынына күтәрү һәм төшерү өчен лифтлар – безнең китапханәчеләрне Милли китапханә нәкъ шулай каршы алды. Яктылык кинетик скульптурасы аерым тәэсир калдырды. Инсталляция биш алфавиттан - руник символлардан алып кириллицага кадәр 287 хәрефтән тора. Түшәмгә эленгән элементлар даими хәрәкәттә һәм төрле формалар һәм динамиканы кабул итә ала. Китапханәчеләр эре китапханәнең оештыру һәм эш алымнары белән таныша, аның мөмкинлекләрен һәм киңлеген бәяли алдылар.
Сәфәрнең дәвамы булып, Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача»китабы буенча махсус төзелгән Семрук бистәсенә бару булды. Сюжет буенча, әлеге бистә Ангара ярында урнашкан, тик төшерү өчен ул Каманың матур ярында төзелгән. Фильм чыкканнан соң декорацияләрне сүтмичә калдыралар, бу бистәдә аерым бер истәлекле урын булып калган.