Пенсия тупланмалары акчалары хисабына түләүләр

2021 елның 1 июне, сишәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән пенсия законнарындагы үзгәрешләр пенсия тупланмалары акчалары хисабына билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен үзгәртми.

Аларны алу хокукын бирүче пенсия яше элеккечә кала. Түләүләр, картлык буенча иминият пенсиясенә хокук барлыкка килүгә бәйсез рәвештә, хатын-кызларда 55 яшькә һәм ирләрдә 60 яшькә җиткәч, картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен шартлар үтәлгәндә (кирәкле иминият стажы һәм индивидуаль пенсия коэффициентының билгеләнгән күләме булганда) билгеләнә.

Бу пенсия тупланмаларының барлык төрләренә, шул исәптән. тупланма, вакытлы пенсиягә һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләргә кагыла.

Пенсия тупланмаларына өстәмә түләү өчен гариза белән яшәү урыны буенча РПФның территориаль органына, яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына (НПФ) мөрәҗәгать итәргә кирәк. РФ Пенсия фондында пенсия тупланмалары урнаштырылган гражданнар өчен түләүләрне дистанцион рәвештә билгеләү мөмкин. Моның өчен Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта пенсия тупланмалары акчаларын электрон рәвештә билгеләү турында гариза язарга кирәк.

2021 елда пенсия тупланмалары акчалары хисабына түләүләр минималь кирәкле стаж -12 ел һәм пенсия коэффициенты 21,0 булганда билгеләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International