Дәүләт Думасы Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турындагы законга йортларны түләүсез газлаштыруны күздә тоткан төзәтмәләрне өченче, ахыргы, укылышта кабул итте. Йорт яны участогы чикләренә кадәр газны гражданнар җәлеп итмичә генә алып барачаклар.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Федераль Җыенга Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин барлык торак пунктларны бушлай газ белән тәэмин итүне йөкләде. «Бердәм Россия» нең төзәтмәләре куелган бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән: газ кешеләргә бушлай бирелергә тиеш. Кайчагында йорт газ торбасыннан йөз метр ераклыкта урнашкан, һәм аны үткәрү өчен һәр гаиләгә дә түләргә туры килә. Без кабул иткән закон дәүләт акчасына газ кертергә йөкли, ул торак пунктка салынган газ торбасыннан конкрет йорт чикләренә кадәр».
«Бүген Татарстанда газификация дәрәҗәсе 99,5 проценттан артуга карамастан, газга ихтыяҗ, төзелеш темпларын, җирлекләрнең чикләрен киңәйтү, яңа микрорайоннар барлыкка килүне исәпкә алып, арта бара. Хәзер кирәкле инженер инфраструктурасы белән тәэмин итү, халыкны газ белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәргә, бушлай тоташтыру өчен йортлар базасын оператив рәвештә формалаштырырга, кешеләргә кирәкле документларны әзерләүдә ярдәм итәргә кирәк», – дип өстәде парламентарий.
Инициатива бердәм газлаштыру операторы институтын кертүне күздә тота. Ул газ белән тәэмин итүнең бердәм системасы милекчесе, ягъни «Газпром» һәм аның компанияләре булачак. Әгәр милекче булмаса, төбәк газлаштыру операторы-Россия Федерациясенең тиешле субъекты территориясендә, федераль территориядә газ бүлү челтәрләре һәм аларның объектларын эксплуатацияләүне һәм үстерүне гамәлгә ашыручы, кулланучыларга газ бирү һәм аларга хезмәт күрсәтү белән бәйле хезмәтләр күрсәтүче иң эре оешма".