1 нче июнь көнне Кокшан авыл клубында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «күңелле уйлар көне» дип исемләнгән квест-уен үткәрелде. Уен бер сулышта узды. Җәйге каникулларның беренче көнендә балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Дәресләр, Диктант, Контроль эшләр артта калды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, логик сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, ярыштылар, татлы призлар алдылар. Чара ахырында зур торт белән чәй, сок эчтеләр.