Балаларны яклау көнендә Ленин исемендәге скверда туган якны өйрәнү музееның күчмә күргәзмәсе узды. Балалар совет чоры уенчыкларын күрделәр һәм уйнадылар. Ә өлкәннәр зур кызыксыну белән ретро фоторәсемнәр карадылар һәм балачакларын искә төшерделәр.