Җәйнең беренче көнендә күп кенә илләрдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Абалач авыл китапханәсе 1 нче июнь көнне мәктәп һәм балалар бакчасы, шулай ук күп балалы гаилә балалары катнашында балалар өчен «Балачак яңгыравыклы көлсен» дип исемләнгән танып-белү-уен программасы үткәрде.
Балаларны бәйрәм белән котладылар, аларга бәхетле балачак теләделәр. Чара күңел ачу-уен программасы белән дәвам итте. Балалар өчен төрле конкурслар, викториналар, уеннар үткәрелде. Барлык катнашучылар да татлы сувенирлар белән бүләкләнде. Чөнки алар бу очрашуны түземсезлек белән көттеләр. Бик күңелле булды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)