Җәйнең якты төсләре

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

1 нче июнь – җәйнең беренче көне, Балаларны яклау көне. Аны үткәрү турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә махсус сессиядә Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе тарафыннан кабул ителә. Бөтен дөньяда Балаларны яклау көнен 1950 нче елдан бирле билгеләп үтәләр. Балалар һәр илдә халыкның якынча 20-25% ын тәшкил итә. Илнәт авыл китапханәсендә бу көнне балалар белән асфальтта акбур белән рәсем ясау конкурсы үткәрелде.

Балаларга үз тәрәзәләреннән күргәннәрен, шулай ук агач, чәчәкләр, җәй көне бара торган барлык матур күренешләрне, җәйнең якты төсләрен ясарга тәкъдим ителде. Җәйнең якты төсләрен истә тотыгыз,кояш энергиясе һәм табигатьтән көч алыгыз, аннары озак кышкы кичләрдә җәен ничек яхшы иде дип истә калдырырга мөмкин булсын. Чара ахырында китапханәче конкурска йомгак ясады һәм җиңүчене котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International