Әкиятләрне барлык балалар да ярата: тылсым һәм маҗаралар мавыктыра, күңел ача һәм яхшылык белән гаделлеккә өйрәтә. 1 нче июнь көнне Монай авыл китапханәсендә «Яраткан әдәби геройлар парады» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Китапханәче балалар белән әдәби һәм әкият геройлары, рус һәм чит ил язучыларының әсәрләрен белү буенча «әдәби викторина» үткәрде. Күзәтүдән соң балаларга үзләренә ошаган әкиятләрне укырга тәкъдим ителде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)