Самокатта, велосипедта, скейтта һәм роликларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре
Сезнең һәркайсыгыз велосипедта, самокатта, скейтта яки роликлы тимераякта шуарга ярата. Ә сез беләсезме, мондый йөрүләр өчен дә шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре бар.
Исегездә тотыгыз:
Велосипедта, самокатта, роликлы тимераякта ишегалдында, паркларда, махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда, стадионнарда йөрергә була.
Ишегалдында шусаң да, бик игътибарлы бул.
Юл аша чыгу алдыннан туктал, самокат яки велосипедтан төш, самокат яки велосипедны рульдан тотып, җәяүлеләр кичү юлын уз.
Чокырлар, күлләр, люкларны әйләнеп чыгарга кирәк.
Шуганда үзеңне узучыларга карата ихтирамлы тотарга кирәк: тавыш сигналын вакытында бирергә, саклык чараларын үтәргә (тизлекне киметергә, кешеләрне, хәрәкәтнең башка катнашучыларын узып китәргә).
Борылышларда һәм маневрларда хәрәкәтне акрынайтырга, юлдагы күчемсез киртәләрне (агачлар, эскәмияләр) тикшереп чыгарга.
Кирәкле шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен белү, сезгә шуу вакытында имгәнүләр һәм күңелсез хәлләрне булдырмаска ярдәм итәчәк.