Җәйнең беренче көне һәрвакыт кояшлы бәйрәмнән Халыкара балаларны яклау көненнән башлана. Бу көнне Сәйтәк китапханәсе «Китап җәенә рәхим итегез!» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде.
Китапханәче балаларны бәйрәм белән котлады һәм аларга кызыклы һәм мавыктыргыч җәй үткәрергә теләде. Балалар «Иллюстрацияләр буенча бел», «Нинди әдәби геройга бу әйбер бирелә», «Авторны һәм әсәрнең исемен атагыз» дигән конкурсларда бик теләп катнаштылар, шулай ук саф һавада балалар өчен хәрәкәтчән уеннар оештырылды. Балаларга китапханә фондыннан яңа китаплар тәкъдим ителде, аларны өйләренә укырга теләп сайладылар. Бәйрәм ахырында китапханәче балаларга җәй көне китапханәне онытмауларын, һичшиксез укуларын искә төшерде, ул вакытта җәйге каникуллар мавыктыргыч, кызыклы һәм танып-белү белән узачак.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)