"Балаларны яклау көне" балалар бәйрәме

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Иске Гришкино мәдәният йорты ишегалдында мәктәп белән берлектә "Балаларны яклау көне" дип исемләнгән иң якты балалар бәйрәме үткәрелде. Балалар өчен флэшмоб, "Күңелле стартлар" спорт уеннары һәм "минем зур шар", кызлар өчен дефиле белән "модница", асфальтта рәсем ясау кебек төрле конкурслар оештырылды. Бәйрәм белән Иске Гришкино мәктәбе директоры Андерҗанов Таһир һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады. Алар да татлы бүләкләр тапшырдылар.Соңыннан дискотека ясадылар һәм аз гына чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International